“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” Турмайда

10.08.2017
  • 29 мая в Турмаевском сельском клубе прошла акция газеты “Кызыл тан”
    Чираттагы “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” Стәрлебаш районында узды.
    Бер төркем артистлар белән Стәрлебаш районының Турмай авылына юлга чыктык. Ниятебез — “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” бәйрәмен үткәрү. Бу кичә — Уфа “Нур” татар дәүләт театрында берничә ел дәвамында үткәрелгән зур проектның кече туганы. Гадәттәгечә, концерт карау өчен тамашачы, ким дигәндә, бер айга “Кызыл таң” гәзитенә, яки “Тулпар” яшьләр журналына, яисә “Әллүки” балалар журналына язылырга тиеш. “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” Стәрлебаш район Мәдәният сараенда, районның Куганакбаш, Айдарәле, Карагыш кебек авылларында узды. Без барган, Яңгырчы авыл Советына караган Турмай авылында 350ләп кеше, нигездә, татарлар яши.
    Концерт көндезге 4кә бил геләнгән.
    — Эш вакыты. Кеше килерме? Яңгыр яумасмы? — дип сөй ләшәбез юлда.
    Авыл Стәрлебаштан 15 чакрым ераклыкта урнашкан. Элегрәк ул Кайраклы дип йөртелгән. Аңа 1794 елда Ашкадар авылыннан күчеп килгән 139 ясак татары нигез салган. Ике гасырдан артык тарихы бул ган авылда бик ачык, актив халык яши. Безне Яңгырчы авыл биләмәсе башлыгы Илсөяр Садрыева белән клуб хезмәт кәрләре каршы алды.
    Башкортстанның халык артисты Асия Смакова “Кызыл таң”ның иҗади проектларында еш катнаша. Ул туып-үскән Стәрлетамак районының Латыйп авылы район чигендә генә урнашканга, Асия апа Стәр ле башны да туган төбәгедәй якын итә. Моннан берничә көн алда ул Стәрлебашта Сабантуйда катнашып, халыкны җырлары белән сөендерде. Ә аннан бер атна алданрак җырчы тормышында шатлыклы вакыйга булды — ул “Стәр летамак райо ны ның шә рәфле шәхесе” дигән мактаулы исемгә ия булды.
    — Авыл клубларын бигрәк тә яратам, — ди Асия Вафир кызы, тормыш иптәше Илфак Смаков һәм филармония артистлары белән бергә үтелгән гастроль юлларын искә алып. Без сәхнәдәге түгәрәкләп уелган тишекләрне нигә икән дип баш ватканда, аның да серен чиште. – Элегрәк бу уемнарга акробатик элементлар башкару өчен баганалар, башка җиһазлар беркетелгән.
    Асия Смакова тамашачы белән сөйләшә-сөйләшә, истәлек л әре белән бүлешә-бүлешә, яраткан җырларын башкарды.
    Билгеле җырчы һәм музыкант Радик Динәхмә товның чыгышы Рамазан аена бигрәк тә килешле булды. Ул мөнәҗәтләр укыды. Җырчы белән бергә Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗә гать итеп, ярлыкау сорадык. Гарәп теленнән алынган “мөнәҗәт” сүзе Аллаһыга сыену, ярдәм сорап мөрә җәгать итү, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү дигәнне аңлата.
    Әйткәндәй, мөнәҗәтләр Радик Динәхмәтов иҗаты ның шактый өлешен били. Йомшак тавышына мөнә җәтләр башкару килешеп тора. Аны мәчетләргә, дини бәйрәмнәргә чакыралар. Безнең белән сәфәргә чыгуны да ихлас кабул итте. Мөнәҗәтләр әйтеп кенә калмады, җырлады да, флейтада да уйнады. Залга төшеп, тамашачыны да җыр латты.
    Уфа “Нур” татар дәүләт теат рының әйдәүче артисты, Мир хәйдәр Фәйзинең “Галиябану” спектаклендә — Бәдига, Данил Сали хов ның “Хатын түгел, ажда һа”сында — Азифа, Наил Гает байның “Гашыйклар көне”ндә — Нурия, Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”ндә — Гөрпинә, Мостай Кәримнең “Кыз урлау” ында Туктабикә һәм тагын да бик күп үзен чәлекле, характерлы рольләр башкаручы Рида Фәх рисламованы дәррәү алкышлар белән каршы алдылар. Ул сәхнәдә җыеш тыручы ролендә пәйда булды. Менә кемдә хисләр өермәсе! Менә кемдә табигый артистлык! Көлдерде дә, уйландырды да Рида.
    “Нур” театрының янә бер талантлы актрисасы, җыр лы рольләрне дә зур уңыш белән башкаручы Алина Сабирҗанова-Дәүләт шинаның Стәрлебаш җи рендә беренче генә чыгыш ясавы түгел. Зифа буйлы, үзенчәлекле моңлы тавышлы Алинаны бу авылда да яратып каршы алдылар. Ул театрда 2011 елдан эшли. Наил Гаетбайның “Гашыйклар көне”ндә — Зөләйха, Хәбибулла Ибра һимовның “Җизнәкәй” спек таклендә — Хәдичә, Карло Голь дониның “Шаян хуҗабикә” сендә — Ортензия, Хәй Вахитның “Туй алдыннан” спектаклендә — Әдилә, башка рольләрдә үзен чагу актриса буларак танытты. Кемгә ничектер, миңа җырчы актрисалар чыгышын карау күпкә кызыклырак. Алинаның да актерлык осталыгы җырына үрелә.
    Яшь биючебез Алина Юлъякшина быел өченче сыйныфны тәмамлады. Ул Уфаның “Юла”
    хореография ансамблендә шө гыль ләнә, җитәкчесе — Юлия Фәттахова. Тамашачылар алдында өч бию белән чыгыш ясады ул. Зур, исемле артистлар белән беррәттән сәхнә артында үз чиратын көтте, әзерләнде, дулкынланды.
    Турмайлыларның — үз байлыгы, үз горурлыгы. Шушы авыл егете, гармунчы, “Көмеш моңнар” баянчылар һәм гармунчылар ансамбле җитәкчесе Рөстәм Галиев белән Яңгырчыдан Рәфис Назаров чыгышын авылдашлар кайнар алкышларга күмү генә түгел, аларны сәхнәгә кабат-кабат чакырды.
    Әйткәндәй, 23 июньдә район Мәдәният сараенда Рөстәм Галиевның иҗат кичәсе узды.
    Турмай авылы килене Сөмбел Йосыпова кырым татарлары биюе белән чыгыш ясады. Йосыповлар — район мәдәниятен күтәрүгә зур көч салучылар. Алар яшьләрне сәнгатькә җәлеп итү эшен оештыра, “Биюче йөрәк” бию төркеменә җитәкчелек итә. Турмайлы Рафаэль Мансур улы — район Мәдәният сарае җитәкчесе.
    Райондагы күпчелек мәдәни чараларның сценарий авторы, Стәрлебаш халык театры режиссеры Зөлфия Гыйззетдинова чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, Стәр лебаш театры — чын-чынлап халыкныкы, төбәк тарихын сәхнәгә күчерүче, нурга, яктылыкка, сафлыкка әйдәүче.
    Кичәдә “Стәрлебаш чиш мәләре” район гәзите мөхәррире Мансаф Ганиевка да сүз бирелде. Редакция коллективы халыкны район хәбәрләреннән аермау өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләвен ассызыклады ул.
    Тамашачының көчле алкышлары, рәхмәт сүзләре күңелгә җылы бирә. Яшәр әле авыллар. Буш тормас аның сәхнәләре. Иртәләр “Кызыл таң” белән туар, хыяллар “Тулпар” канатларында тормышка ашар, сабыйлар “Әллүки”дән аерыл мас…
    Айгөл Юлъякшина