К мероприятию, проведенному 26 мая в районной библиотеке, велась большая подготовительная работа совместными усилиями состава районного дома культуры и библиотечных работников.
Рәйсә Сәет кызы Латыйпованың хәтер кичәсе
Авырганын да беләм. Китәре дә көн кебек ачык. Тик күңел, күңел генә кабул итә алмый бу хәбәрне: ничек инде, кояш йөзле, фирүзәдәй зәңгәр күзле, фәрештәдәй саф күңелле кеше вакытыннан алда китеп барсын ди?! Китәләр икән шууул…
Рәйсә Сәет кызы Латыпова мәңгелек йортына күчте. Аны соңгы юлына озатырга килүчеләр урам тутырып басып торалар. Йорт эче якыннары белән тулы. Кайсы төркем тирәсенә барсаң да “Бигерәк әйбәт иде…” дигән сөйләшү бара. Район китапханәсендә бергә эшләгән хезмәттәшләре бер авыздан “Стәрлебашның кояшы булды ул!” диләр. Һәркем мәрхүмә белән үзенә генә кагылышлы вакыйганы искә төшерә. Ә өйдә Рәйсә Сәет кызының җәсәден юып, соңгы туй күлмәген кидереп бакыйлыкка әзерлиләр. Менә табутны тышка алып чыктылар, хушлашу сүзләре әйтелде. Ул арада булмый мәет урнаштырылган машина тавышсыз гына йорттан чыгып соңгы юлга кузгалды. Мөселманнарга хас булган сабырлык белән халык үзенең яраткан кызын озатып калды. Күзләргә тыгылган яшьне һич тыеп булмый. Кайтыр юлда безнең машинага китапханә хезмәткәрләре утырды… һәм без шунда, озакка сузмый Рәйсә Сәет кызы Латыпованың хәтер кичәсеноештырырга сүз бирдек. Чөнки безнең барыбызгада аның турында сөйләшеп, бергә эшләгән чакларыбызны хәтерләп утыру мотлак кирәк иде. Җаннарыбыз, йөрәкләребез кушуы буенча. Ә бит, гадәттә, хәтер кичәләрен еллар үткәч кенә оештыралар. Рәйсә Сәет кызын безнең сафлардан вакытсыз тартып алуы белән Ходай безгә кеше гомеренең бик кыска икәнлеге хакында кабат искәртүедер дип кабул иттек без. Иртәгәсе көн дә бер Ходай кулында бит, үзебез исән чакта хөрмәтле кешебезне искә алыйк әле, дигән уйлар белән җыелдык үзәкләштерелгән район китапханәсенә.
30 елга якын гомерен шушы бинада директор вазифасын үтәп, район китапханәләр системасын нык алга этәргән җитәкче иде ул. Хәтта, һич кыенсынмый әйтергә кирәктер, Рәйсә Сәет кызы китапханәләр белән генә түгел, ә тоташ район мәдәният бүлеге белән дә җитәкчелек итте. Аның сүзен тыңлыйлар иде, киңәшләренә колак салалар иде. Ул тәкъдимиткән кадрлар мәдәниятебезне үстерүдә иң зур өлеш керткән шәхесләр булды. Һәр кешенең йөрәгенә юл таба белде. Ниндидер начар гамәлгә чын- күңеленнән ачына, матур күренешләргә чын йөрәктән соклана белә иде ул. Кичәдә чыгыш ясаучылар, бергә сүз куешкандай барысы да шундыйфикер белдерсәләр дә, һәркемнең Рәйсә Сәет кызы белән бәйле үз тормыш вак
ыйгасы бар икән. Кемнедер эшкә алган, кемнедер югары белем алырга өндәгән, кемнеңдер гаиләсенең четерекле хәлләрен җайлаштырган, кемнедер юаткан, кемнедер… Рәйсә ханымның фани доняда кылган изгелекләре бихисап булды, шуңа да халык аны яратты, үз итте. Урамнардан үткәндә дә салмак атлап йөри белмәде ул, яшәп калырга, эшләп калырга ашкынган кешедәй һәрчак каядыр ашыга иде. Эштән соң ялгыз яшәгән әнисенә барып ярдәм итсенме, кибеттән сумкаларын тутырып хәләле янына юнәлсенме, иртәгәсе мәдәни чарага чакыру кәгазе тотып берәр олы кешенең өенә барсынмы, гел йөгерде ул.
Саф күңелле җитәкче булу белән берәттән, уңган хуҗабикә, тырыш ир хатыны, кайгыртучан әни, сөйкемле картәни, тугры дус-фикердәш тә булды Рәйсә Сәет кызы.
Хәтер кичәсе сценарий авторы һәм чараны алып баручы (мәкалә авторы)тарафыннан югарыда бәян ителгән сүзләр белән башланып китте. Зур экраннан Рәйсә Латыпованың китапханәгә соңгы килүендә Фаягөл Йосыпова төшереп алган фото- сурәте карый. Хисле сүзләр район мәдәният йортының вокал буенча белгече Илдар Багаутдинов башкаруындагы моңлы җыр беләндәвам ителде, бу, үз чиратында, чарага килүчеләрнең күңеле сиздермәстән хәтирәләр дулкынына көйләп куйды.
Район советы секретаре Айгөл Рим кызы Мусакаева кичәне ачу сүзендә Рәйсә Сәет кызы Латыпованың биографиясына тукталып үткәннән соң:
-Үз-үзенең көченә һәм мөмкинчелекләренә нык ышанып хезмәт юлы үтте Рәйсә Латыпова . Моның өчен аңа алган белеменең төплелеге, һәр уңай яңалыкка әзер торуы, кешелекле һәм ачык йөрәкле шәхес булуы ярдәм иткәндер, могаен. Стәрлебашлылыр күңелендә ул нәкъ шулай булып калачак, – диде.
Элеке район мәдәният бүлеге мөдирләре В.Л. Галиев, И.Т. Ефремов, З.М. Фархшатова, күп еллар бергә эшләгән хезмәттәшләреӘ. Сәхибгәрәева (Әминә апа үз чыгышыннан соң мөнәҗәт тә укып ишеттерде), Г.Саитгәрәева, Ф. Йосыпова, Мөхәммәдъяров, З. Глазкова, үз истәлекләре һәм кичерешләре белән бүлеште. Хәнә БагаутдиновабеләнЗөбәрҗәт Туктарованың чыгышы да дулкынландыргыч булды.Шулай ук, Флүрә Арсланголова, Гөлфизә Хәйруллина, Гөлйөзем Сәепова, Хәлимә Синәголова, Зөлхизә Асадуллинада Рәйсә Сәет кызы белән бергә оештырган мәдәни чараларны сагынып искә алдылар һәм ул яратып тыңлаган җырларны башкардылар.Рәйсә Сәет кызының тормыш иптәше Заһит Латыпов һәм өлкән кызы Зарема бу чараны оештыручыларга һәм якын кешеләренең якты истәлеген онытмаучы хезмәттәшләренә рәхмәт белдерделәр.Район мәдәният бүлеге началҗнигы Рәйфә Хисаметдин кызы Галиева кичәне йомгаклап:
-Рәйсә Сәет кызы белән бергә хезмәттәшлек итү бәхетенә ирешкән китапханәчеләр аңардан өйрәнеп калган барлык уңай сыйфатларны әле булса да саклыйлар, аның эше дәвам итә, якты рухы шушы бина эчендә саклана. Район мәдәниятен үстерүдә зур өлеш керткән шәхес буларак, Рәйсә Латыпова зур хөрмәткә лаек,- диде.
Әйе, мәгрифәтле анадан (Гөлчирә апа 40 ел эш стажы булган абруйлы мөгәллимә), батыр йөрәкле, җегәрле атадан (Сәет абый Бөек Ватан сугышыннан түшенә күп санлы орден- медальләр тагып кайткан колхоз рәисе), туган Рәйсә Сәет кызының фидакарь хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяләде. Ул “Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исемне яулау бәхетенә иреште.Үзенең гадилеге, эчкерсезлеге, ачык күңелле булуы белән ул йөрәкләрне арбый иде. Сирәк кенә эләккән ял вакытларында моңлы халык җырларын тыңларга яратты. Аның бар булмышында, кылган гамәлләрендә, оештырган чараларында күңеленең гаҗәеп байлыгы, тирәнлегесизелә иде.
Сагынычлы күз яшләренә төренгән, әмма, кичәгә җыелучыларөчен бик кирәк булган хәтер кичәсе чәй табыны артында дәвам итте. Әминә апа корән сурәләре укыды, тагы да истәлекләр актарылды, хәтирәләр яңарды. Кешеләр шулай Рәйсә Сәет кызына карата, үзе үлгәннән соң да аны ничек хөрмәт итүләрен, яратуларын, аңа карата булган җылы мөнәсәбәтләрен тагы да бер кат белдерептаралышты.
“Гомер кыска!” – дибез. Тик ничек үткәрәсең ул гомерне? Үз файдаң өчен генә тырышасыңмы, әллә бүтәннәр өчен дә янып – көясеңме – сорау! Нурлы бакыйлык бер Алла кулында, фанилыкта сокландыргыч гомер кичерү шул бакыйлыкка якты нур сузу белән бердер ул.
Зөлфия Гыйззетдинова